18 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Сайлауга барган яшь гаилә махсус бүләккә ия булган
Бүген сайлауда тавыш биргән Дәүләтовлар гаиләсенә дә бәхет елмайган. Яшь гаилә башлыгы «Иң тату гаилә» номинациясендә бүләк откан.
-
Яңалыклар
Сайлауда тавыш биреп, тугызынчы айфонга ия булучы билгеле
Татарстанда “Бөтен гаилә белән сайлауга” бәйгесендә җиңгән тугызынчы айфон иясе билгеле, ул – Диләрә Абзалова.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшь пар гаилә тормышын сайлауда тавыш бирүдән башлаган
Илгизә һәм Марат Гафиятовлар гаилә тормышын сайлауда тавыш бирүдән башлаганнар.
-
Яңалыклар
Алименттан ничек баш тартасы? Укучы соравына «ВТ» җавап бирә
Элеккеге ирем кызыма алимент түләп бара иде. Ул әллә ни зур сумма да түгел. Баштарак 2 мең сум иде, аннары 4 мең булды, соңгы айда 9 мең сумга җитте.
-
Яңалыклар
Сайлауда тавыш биргән Гөлназ Асаева: «Үзенә күрә бәйрәм шикелле»
Татар эстрадасы йолдызы, Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева Казанның Идел буе районында 186-нчы күп профильле лицеенда 261 номерлы сайлау участогында РФ Федераль Җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде.
-
Яңалыклар
Сайлауда катнашып, сигезенче айфонны отучы билгеле булды
Татарстанда “Бөтен гаилә белән сайлауга” бәйгесендә җиңгән сигезенче айфон иясе билгеле, ул – Чулпан Харисова.
-
Яңалыклар
Татарстанда 43 мең яшь кеше беренче тапкыр сайлауда тавыш бирә
Быел Татарстанда яшәүче 40 меңнән артык яшь кеше беренче тапкыр сайлауларда катнаша. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» акциясенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлгә керде
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы игълан ителде, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасы.
-
Яңалыклар
Руслан Шиһабетдинов: «Балаларыбыз имин илдә яшәсен дип тавыш бирдем»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов гаиләсе белән Казанның Карл Маркс урамындагы 42 нче сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Сайлау көннәрендә Татарстанда 14 меңнән артык күзәтүче эшли
Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
-
Яңалыклар
Михаил Мишустин Дәүләт Думасына сайлауда онлайн тавыш биргән
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда онлайн-форматта тавыш биргән.
-
Яңалыклар
Андрей Кондратьев: «Тавыш бирүчеләрнең 23,5 проценты сайлауда катнашты»
Татарстанда сайлау участоклары ачылганнан соң сигез сәгать вакыт узды. 15:00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, республикада тавыш бирү хокукына ия булучыларның 23,5 проценты сайлауда катнашкан.
-
Яңалыклар
Көндезге сәгать 3кә Татарстанда сайлаучыларның 23,5 проценты тавыш биргән
«Выборы» системасы мәгълүматларына караганда, 18 сентябрьдә көндезге сәгать 3кә Татарстанда сайлаучыларның 23,5 проценты тавыш биргән.
-
Яңалыклар
Шамил Якупов: «Яшьләр вакыты» фестивалендә сәламәтлекне дә тикшереп була»
«Казан» гаилә үзәге янында «Яшьләр вакыты» фестивале уза. Анда 40 тан артык интерактив мәйданчык эшли.
-
Яңалыклар
Александр Гуцан белән Рөстәм Миңнеханов җәядән ату буенча ярышларны ябу тантанасында катнашты
Бүген Казанда Җәядән ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» V бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Турнирны ябу тантанасында Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара «Ак Барс Арена» стадионында узды.